Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Алдану

Дәниф, Надил һәм мин кәҗә талыннан җәя ясадык та, ук ясап бирмәс микән дип Мансур абый янына киттек. Без үскәндә авыл малайларының кайсы гына җәядән ук атмады икән?!
Бөтенең бергә тигезләнеп басасың да, җибәрәсең укларны җәядән ычкындырып! Кемнеке биегрәк тә, кемнеке ераккарак оча? Шуннан соң бик ләззәтләнеп, аяк адымнары белән укларның күпме очканлыгын үлчәргә керешәсең. Кайвакыт әйткәләшеп яки сугышып алган чаклар да була. Беренчелекне алган малай үзен башкалардан өстенрәк куеп, борынын чөебрәк йөри иде.
Безгә алты-җиде яшьләр, ук ясый белмибез. Мансур абыйга унбиш яшь чамасы. Аның эшләмәгән эше юк, һәр эшкә кулы килешеп тора. Кешеләргә тимер мич тә ясый, бәрәңге бакчасын казыганда көрәкнең оңгысы сынса, аны да ничектер файдаланырга яраклы итеп эшләп бирә иде.
Без килеп кергәндә ул ишек алдында самавыр торбасы ясый иде. Аңа өчебез бер авыздан ялынычлы тавыш белән:
– Мансур абый, безгә ук ясап бирчәле, – дидек.
– Ярар, энекәшләр. Алайса, мин дә сезгә бер шөгыль табыйм әле. Менә минем эшем беткәнче, кем күбрәк һәм тизрәк кушаматымны әйтә, шуңа мин беренче итеп ясап бирәм, – диде. (Мансур абыйның бер кызык гадәте бар: ул бала-чагалар алдында һәрвакыт олыларча сөйләшергә тырыша иде.)
Надил белән тотындык беребездән-беребез удырырга тырышып. Берсе дә калмады:
– Кабак, олы баш-имаш, салам терсәк, җилпуч корсак, саңгырау-миңгерәү... тагын әллә нәрсәләр...
Бу вакытта Мансур абыйның чырае нинди төсләргә кергәндер, без күрмәдек, чөнки ул арты белән торып эшләде. Ә Дәниф тыныч кына, бер сүз дәшмичә баскыч төбендә утырып торды.
Мансур абый торбасын эшләп бетергәч, ике матур ук ясап, Дәнифкә тоттырды:
– Мә, энем, сиңа тыйнаклыгың өчен ике кулыңа ике ук, югалтсаң, тагын килерсең! Ә боларның телләре озын үскән, телләре ясасын, – диде.
Шуннан соң Дәнифнең авызы ерылды, безнеке йомылды.
Hosted by uCoz