Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Бәйрәм көн

Балачагым авыр сугыш елларына туры килгәнгәме, үземне белә башлаганнан бирле гел ашыйсы гына килеп тора иде. “Тамагым ачты, ит ашат!” – дип әнинең җанына тиючән булдым. Ул миңа карап:
– Ниләр генә кылыйм икән соң, синнән качып ашамыйбыз бит, булганы белән бергәләп тукланабыз, – дип өзгәләнә иде.
Беркөн нинди уңай беләндер, анысы хәтеремдә калмаган, сарык суйдылар. Ерак әби олы мичкә салам ягып сарыкның аякларын һәм башын кыра-кыра, чын күңелдән бирелеп өтте. Ә мин мич каршысына басып, аның эшләгәнен бик игътибар белән карап тордым. Кич әни фермадан эштән кайтты. Дүрт аякны һәм башны әйбәтләп юып пешерергә салдылар.
Аш пешеп чыкканчы, мин ялагай мәче сыман әни белән әби тирәсендә буталдым.
Ниһаять, аш пеште. Өстәлгә кызыл ашъяулык җәеп, агач коштабакка барысын бергә төшерделәр. “Әни, әби һәм ике апа – алар дүртәү, дүртесенә дүрт аяк”, – дип эчемнән тиз генә уйлап алдым. Үземне өйдә бердәнбер ир, баш кешегә санап:
– Башны миңа бирегез! – дидем, тамак төбе белән генә. Шуннан соң алар теләр-теләмәс кенә елмаештылар. Әни:
– Ашап бетерә алырсыңмы? Ит дип бик җаныма тия идең, мә алайса, – диде дә, бөтен бер сарык башын ак керәч тәлинкәгә салып миңа бирде. Ә үзләренә берәр аяк алып, тыныч кына ашый башладылар. Алар аякның “эшен бетереп”, аш бүлеп эчә башлаганда, минем сарык башы да алдымдагы керәч ак тәлинкә кебек ялтырый иде. Шуннан соң, мин әниемә яратып карап:
– Рәхмәт инде, туйдым, аш эчеп тормыйм, – дидем дә, өстәл яныннан көчкә кузгалып, үземә җәелгән урынга шат күңел белән барып йокларга яттым.
Hosted by uCoz