Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Казлар телен аңласаң

Яз ае. Иртәнге сәгать белән ана казны хуҗабикәсе ишегалдына саф һава сулап керергә чыгарды. Ул унике йомыркага утырган, барсы да бәбиле була күрсен.
Ана каз белән ишегалдында аны көтеп торган ата каз арасында мондый сөйләшү булып алды:
- Сөеклем, нигә бүген соңга калып чыктың, көт-көтә көтек булдым.
- И, картым, үзең беләсең бит инде. Безнең хуҗабикә күрше хатыннары алдында: “Көн туа, мин туам”, – дип кабатларга яратса да, йокысыннан тора алмый, ирен дә ашатмыйча эшкә җибәрде, хөрәсән ялкавы.
- Әйе, әнкәсе, безнең ата-бабаларыбыз тикмәгә генә: “Кешегә калган көнең – караңгы төнең”, – димәгәннәрдер.
Ана каз:
– Иркәм, кайчакта мин шундый фәлсәфи фикерләргә чумам. Әгәр кешеләр дә безнең кебек йомыркадан барлыкка килә торган булсалар, ни булыр иде икән?
Ата каз:
– Акыллым, ул чагында ир белән хатын талашып-сугышып бетәрләр, алар тарткалашкан арада күкәй дә суынып өлгерер иде.
– Ана каз:
Әйе шул. Әткәсе, синдә профессор башы бардыр. Ул чагында кешелек дөньясы да яшәүдән туктар иде. Сүзгә мавыгып, үзебезнең якты дөньяга киләсе нарасыйларыбызны онытып җибәрә яздым. Кереп китим әле, булмаса.
– Ата каз:
Бар, бар. Түзгән хәтле түзәсе калмагандыр, шәт. Йокларга ятар алдыннан тагын бер чыгуыңны көтеп калам.
Hosted by uCoz