Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Дуслашу

– Ярый капка түбәсенә менеп котылдың, куып җиткән булсам, кирәгеңне бирә идем!
– Биргән диярләр, канымны кыздырма, я сикереп төшеп битеңне тырнап алырмын. Миндә юкка гына юлбарыслар каны кайнамый.
– Куркытма, курка торган ябагаларым күптән коелды. Төш кенә, төшсәң, ике дә уйлап тормыйча ботарлап атармын.
– Ата алмассың, монда сиңа хәтле яшәгән әрсез Алабай да ботарлап атмакчы иде дә, теше үтмәде.
– И, хәсрәт төенчеге, җанны үртәп сөйләнгән буласың, курыкмасаң капка түбәсендә утырмас идең.
– Синнән куркып түгел, хуҗаларның эштән кайтканнарын карарга мендем, бик беләсең килсә.
– Башка эшең булмагач... Син аларга ялагайланып, әзерне ашап, күпчелек мич башында йоклап вакыт үткәрәсең.
– Көнләшәсеңмени? Бу дөньяда һәркемнең үз урыны бар. Син дә эшләмичә тик ятасың. Юкка-барга өрүдән башканы белмисең, әрәмтамак.
– Синең кебек юка миләр генә шулай диләр аны. Ә мин сине дә, хуҗаларны да, аларның бөтен мал-мөлкәтен дә төнлә керфек какмыйча саклап чыгам. Шуннан соң гына көндезләрен әзрәк черем итеп алам.
– Ә шулай да, эт тормышы – эт тормышы инде ул. Андый тормышны ходай дусыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен.
– Мин тормышымнан зарланмыйм... Кечкенә булса да, берүземә бер өй, синең кебек кеше өстендә яшәмим.
– Җитәр булмаса, сүз көрәштерү ялкытты. Әнә, хуҗалар да эт белән песи кебек талашып кайтып киләләр. Әйдә, аларны тату гына каршы алыйк, бәлки бездән үрнәк алырлар?
– Мин бик риза, ипләп кенә сикереп төш тә, өемә кер! Мин сиңа тимим.
– Күптән шулай кирәк иде. Ә син мине тыныч кына саклап утыр!
Hosted by uCoz