Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Мәче зары

Мин заводта дөньяга килгәнмен. Әти-әниемне хәтерләмим. Калдык-постык белән туенып йөрүемне күреп, бер абый кызганып үз фатирына алып кайтты. Хуҗа табылгач, сөенеп бетә алмадым. Җитмәсә, Мияубикә дип, күңелемә хуш килгән исем дә кушты. Ашарга ни теләсәм шуны: каймак, пешкән ит, сөт, балык – барсы да урынында, өстәл астында булды.
Ләкин, сабан туе алдыннан, Хуҗам минем белән киңәшләшми-нитми, өйләнде дә куйды. Шуннан соң миңа кадер-хөрмәт бетте. Элеккеге тәм-томнарны хәзер төштә генә күрәм. Хуҗам еш кына:
– Пер-рес, нигә генә алып кайтканмын икән бу юньсезне, – дия торган булып китте.
Без дә үпкәли һәм көнләшә беләбез. Мин дә күрше мәче егете белән таныштым. Ул да миңа үзенең моң-зарларын түкми-чәчми сөйләде. Хуҗаларыбызга артык кашык буласы килмичә, подвалга төшеп йокладык.
Ә иртән сызылып таң атканда, үз көнебезне үзебез күрергә уйлап, наратлар арасыннан Кама елгасына таба юл тоттык.
Hosted by uCoz