Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Чыпчык

Кемнәр генә сандугачның сайравына гашыйк түгел икән? Ә кайберәүләр сыерчыкны ярата төшә. Матур сайрау буенча конкурс уздырылса, кайсы беренче урынны алыр иде икән? Монысын мин белмим.
Ә менә чыпчыкка бернинди кадер-хөрмәт юк. Көз җиткәч, сыерчыклар җылы якка очып киткәч, ул алардан калган ояларга кереп оялый. Кайда ачык-тишеп таба, шунда да оя ясый, бала чыгара, бала тәрбияли. Аңа беркем дә оя ясамый, ашарына бирми – үз көнен үзе күрә. Ләкин, беркемгә дә ул ачу сакламый, мине кимсетәсез дип тә үпкәләми. Үзен кыерсыткан кара каргаларга да ачык чырай, якты йөз белән карый. Сыерчыклар очып килгәч, аның ничек сөенгәнен күрсәң, исләрең китәр! Сагынып көткәнлеген аңлатырга теләп чыр да чыр килә. Бу аның:
– Юлда килгәндә өшемәдегезме, барыгыз да исән-сау кайтып җиттегезме? – дип кайгыртып соравыдыр инде. Кемгә ничектер, әмма мин чыпчыкны яратам. Әллә нинди авырлыклар күрсә дә, суыкларда туңып үлсә дә, ул барыбер туган илен ташламый. Кыяфәте бик һуш китәрлек булмаса да, җырларда мактап җырланмаса да, мин барыбер аны никтер якын күрәм.
Hosted by uCoz