Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

* * *

Җитмеш яшькә җиткән диләр 
Нәҗип ага Мәдьяр да, 
Әллә юри шаярталар, 
Үзе шаян булганга... 
Иң яраткан язучы ул 
Безнең нәни дусларның, 
Башлы кеше мартта туа, 
Инде чынлап ышандым. 
Балаларның саф дөньясы, 
Шатлыгы, куанычы 
Аның Гәрәй Әптәнече – 
Гел әкият капчыгы. 

3 март 1998 ел.
				
	
Hosted by uCoz