Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

“Бүредән курыкмыйм”

Авылда башлангыч мәктәп кенә. Җидееллык мәктәпкә күрше авылга укырга йөрибез. Беркөн Дәниф белән стена газетасы чыгарып, иптәшләребездән соңга калдык. Үзегез теләсә нишләгез дигәндәй, кояш та баеды. Кышкы көн бигрәк кыска шул. Куркуымны сиздермәскә тырышып, Дәнифтән сорыйм:
– Әгәр урманнан бүре килеп чыкса, нишлибез?
Ә ул күкрәк киереп:
– Син, Вәрис, хәсрәтләнмә, мин бүредән курыкмыйм! – диде.
– Нишләп?
– Мин гел көйгән ипи төбе ашадым. Аны ашаган кеше бүредән курыкмый икән.
– Кем әйтте?
– Әнием.
Мин үзем, үги ана белән үскәнгә микән, ул кадәресен белми идем. Кайта торгач, аны сыныйсы иттем. Җан көчемә:
– Дәниф, арттан бүре килә, йөгер тизрәк! – дип кычкырдым. Чынга охшасын өчен, иң баштан үзем торып чаптым. Байтак йөгергәч, артыма борылып карасам, Дәниф каккан казыктай бер урында басып тик тора. “Моның курыкмавы тәки хак икән”, – дип уйладым. Алдашуыма кыенсынып, янына кире килгәч, ул миңа ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Малай, мин чалбарны юешләдем бугай, – диде.
Hosted by uCoz