Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Әти бүреге

Сания апа белән биш яшьлек Вәрис күрше авылга кунакка киттеләр. Вәриснең башында олы, эче йонлы матур бүрек – әтисенең бүреге. Аны әнисе: “Көне дә суык, җәяүле буран да чыгарга тора, төпчек улым өшемәсен”, – дип, бик кадерләп, сандык төбеннән алып кидерде.
Варисның әтисе сугыштан кайтмады. Әнисе фермада бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләде. Көндез тамак ялгарга кайтса да, “ул кайтмый микән” дип, күзе һаман тәрәзәдә булды. Төнлә балалары йоклап киткәч тә, “кайтып ишек шакыр да, ишетмичә калырмын” дип, бик сак йоклады. Кайтмаячагына күңеле һаман ышанмады. Вәрис йокысыннан уянгач сыңар күзен ачып:
– Әтием кайтмадымы? – дип һәркөн сорады. Ә әтисе никтер һаман кайтмады. Катнаш урман арасыннан алар нидер сөйләшеп баралар. Ярый әле, як-ягына аз-маз салам, печән коелган чана юлын көрт басмаган. Юлның уң ягында зифа буйлы купшы ак каеннар үзара пышылдашалар:
– Матур бүрек кигән бу үскән егет кая бара икән?
Олы бүрек бик җылытты. Вәрис эченә сыймаган шатлыгын әнисе белән дә уртаклашасы итте:
– Әни, әни дим, бу бүрек бик җылы икән. Эх, әтием кайтса, бөтенләй үземә бирер иде! – дип, нәни аяклары белән биегәндәй итеп, алга таба йөгерде.
Әнисе нәрсә әйтергә дә белмәде, баскан урынында туктап калды, ирексездән кайнар күз яшьләре мөлдерәп акты.
Бу минутта анага кушылып урман да елый иде, ахрысы.
Hosted by uCoz