Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Инҗир һәм инженер

Икенче дәрес – география. Аны Мулланур абый Нәҗмиев алып бара. Үткән дәрестә Кавказ, Кырым якларының гүзәл табигате турында сөйләгән иде. Бүген ул, журналга карап алганнан соң:
– Ягез, укучылар, үткән дәресне кабатлыйк булмаса, – диде. Бер килсә килә бит, сөйләргә Дәнифкә кушты. “Бу юлы барыбер “бишле” алмый калмыйм” дигәндәй, Дәниф кара такта янына чыкты да, картага карап чатнатып сөйли дә башлады. Ә азагын болай дип бетерде:
– Эx, ул якларның табигате шулхәтле дә гүзәл инде. Әфлисуннар, лимоннар, мандариннар күкрәп үсәләр. Адәм әйтеп адәм ышанмас, хәтта кайбер агач башларында инженерлар да үсә!
Аның бу “ачыш”ыннан соң укучылар кычкырып көлде. Мулланур абый да, күзлеген өстәлгә салып куеп, авызының бер як чите белән елмайды:
– Энем Дәниф, инженерлар тере кешеләр, алар агач башында үсмиләр, Ә агач башында үсә торган җимешне китапта инҗир дип язалар. Шуның өчен, игътибар белән укырга кирәк иде. Хәер, андый җимешне үземнең дә күргәнем дә ашаганым да юк. Шулай булгач, дәрескә тырышып әзерләнгәнең өчен “бишле” куям, – диде.
Hosted by uCoz