Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Ипи кадере

Күп еллар элек булды бу. Әни эшкә киткәч, Фәнисә апа белән җитәкләшеп ерак бабайларга төшеп киттек.
Без килеп кергәндә, әби белән бабай җиз самавыр янында пар күгәрчендәй гөрләшеп чәй эчеп утыралар иде. Безне күргәч, әбинең җыерчыклы йөзе кояш кебек балкып китте:
– Килдегезмени, бәбкәчләрем, әйдә, чәй эчәргә утырыгыз!
Һәрвакыт кырыс күренгән бабай Фәнисә апага:
– Кызым, сиңа ипине ике куллык итеп кисимме, әллә бер куллыкмы? – дип сорады.
– Минем бик ашыйсым да килми, бер куллык та җитәр, – диде апа. Бабай түгәрәк арыш ипиен кисте дә, олы бер телемне апага тоттырды. Аннары миңа карап:
– Вәрис улым, сиңа ничек кирәк? – диде. Тамагым ачканга күрә:
– Бабакай, миңа ике куллык итеп кирәк, – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Ике куллык дигәч, бабай ике телем кисеп ике кулыма тоттыра икән дип уйладым. Ә ул, ап-ак мыегы астыннан елмаеп, ипине буеннан-буена өрфия калынлыгы гына итеп кисте дә, таралып китмәгәе дигәндәй, телемне ике кулы белән тотып миңа сузды. Мин дә ике кулым белән тотып алгач, башта аптырап калдым. Ә аннары ипинең валчыгын да коймыйча урталай бөкләп уң кулыма тоттым.
Шуннан соң бабай чын күңелдән сөенеп:
– Кечкенәдән ипи кадерен белеп үсәсең икән, улым. Шуның өчен тагын бар куллык итеп кисеп бирәм, – дип, өстәлдәге ипигә үрелде.
Hosted by uCoz