Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Җиңү хәбәре

Май ае. Кояшлы көн. Салкынчарак. Әни бакча казый. Җан дустым Дәниф белән без дә булышкан атлы булып кыланабыз. Икебез дә яланаяк. Дәнифнең әнисе Хәдичәттәй чүп-чар яндыра.
Бермәлгә табигать тып-тын калды. Карга да каркылдавыннан туктады. Сыерчык та балаларына җим ташымый...
Кинәт бригадир Галимулла абзыйның тыны-көне бетеп йөгергәне күренде:
– Апайлар, сөенче, сугыш беткән би-ит!
Иң элек әни аңына килдеме, әллә Хәдичәттәйме, алар кочаклашып елашырга тотындылар. Мин дә “балавыз сыгарга” уйлаган иде дә, шулчак бакчалар өстендә яшен яшьнәде, күк күкрәде.
Дәниф дустым әйтеп куйды:
– Әйдә, Вәрис, җиңүне котлап бер тәгәрәшеп алыйк!
Икәүләшеп туфракка тәгәрәдек. Бер читтә әнием белән Хәдичәттәй дә тынычланып, елмаеп басып торалар иде.
Hosted by uCoz