Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Шәкерт

Ямьле җәй ае. Кичке якта түбән очтан безгә ерак әби килде. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, күзе миңа төшеп, әнигә дәште:
– И, кызым, нигә ул Вәриснең чәчен алдырмыйсың? Бигрәкләр дә җиткән бит, күзләренә төшеп тора, – диде.
– Эштән арып кайткач, аның чәче турында уйларга вакыт та булмады, – дип җавап бирде әни.
Минем чәчне күрше Мәрдән бабай ала торган иде. Аларның өе урам аркылы гына. Без кергәндә, күрше бабай изүләрен чишеп, тирләп-пешеп чәй эчеп утыра иде.
– Мәрдән абзый, улымның чәчен алмассың микән? – диде әни, үтенечле тавыш белән.
– Кул ялына тәмәке алып кердеңме соң, килен?
– Тәмәке бу юлы юк иде шул, булгач та кертермен.
– Тәмәке булгач керерсез, – диде күрше бабай коры гына, өстәл яныннан да кузгалмыйча.
Без урыс капкадан чыкканда, бозау чаклы Сарбай җан өшеткеч тавыш белән өреп калды. Күрше бабайларның зур һәм якты өеннән соң дүрт кенә тәрәзәле кечкенә өебез бигрәк мескен тоелды. Әни:
– Әх, бу каһәр суккан сугыш! Муены астына килсен иде Гитлерның! Авылда чәч алырдай кеше булса, мин шул карун Мәрдән картка ялыныр идеммени? – диде. Шуннан соң ерак әби:
– И, кызым, бер сиңа гына түгел, ил белән килгән каза бит, түзәргә туры килә. Менә, Алла боерса, дошманнарны җиңеп кияү дә кайтыр! Кияү дигәннән, аның кырына торган пәкесе бар иде түгелме соң? Тәвәккәллибез дә, үскән улыбызның чәчен бергәләп алабыз, кеше эшләмәгән эш булмас. Әтиең сукырайгач, сакал-мыегын үзем кыра идем ләбаса.
Башымны җылы су белән сабынладылар да, муенга тастымал урап, чәчне алырга керештеләр. Әби алганда мине әни тотып тора, әни алганда – әби. Алар шулай чиратлашып әш-мәш килделәр. Әбинең куллары каты, бармаклары кәкре. Әмма ул йомшаграк кыра. Әнинең куллары йомшак, тик ул кырганда баш авырта. Тешне кысып түздем инде. Чәчем алынып беткәч, аркамнан сөеп:
– Менә, шәкерт булдың, – диеп үземне көзгедән күрсәттеләр. Аннан миңа таррак кына маңгайлы, бит очлары чокыраеп торган пеләш башлы бер малай карап тора иде.
Чәч алганда еламаган өчен дип, шкаф өстендәге иләктән ике йомырка алып, пешереп тә бирделәр. Ә үзләре югын бар итеп чәй эчтеләр.

Hosted by uCoz