Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Апа

Көз. Әни эштә, берүземә күңелсез. Күрше кызы Һидаяның мәктәптән кайтканын күрдем дә, аларга керәсе иттем. Беркөн мин аны: “Һидая, бер сүз әйтсәң кыйгая!” – дип үчекләгән идем, куып чыгармас микән...
Куып чыгармады, дәресендә мактаганнардыр ахры.
– Әйдә, Фоат, уз. Менә бу – Әлифба була. Хәзер мин сиңа иң җайлы хәрефләрне өйрәтәм, үскәнем, – ди.
– Өйрәт соң, алайса.
– Сугыштан орден-медальләр тагып кайткан Малик абыйны беләсеңме?
– Беләм, кукраеп, ике кулын бөеренә таянып йөри ул.
– Менә, менә... Нәкъ “Ф” хәрефе шикелле.
– Бигрәк кызык өйрәтәсең син...
– Мичтән яңа гына чыккан алабута ипиен ашаганың бармы?
– Булмаган кая, эчем авыртып елаганым да бар.
– “О” хәрефе тач үзе инде. Ә хәзер, бригадир Галимулла абзыйның җир үлчи торган таягын үзең ясап күрсәт әле... Бигрәк матур ясыйсың икән. “А” хәрефе менә шул инде.
– И-и, бер кыенлыгы да юк икән моның!
Ашыкма. Сугыштан аксап кайткан укытучы Әхмәт абыйның бәләкәй таягын күргәнең бармы? Бу таяк үзе үк, “Мин “Т” хәрефе булам!” – дия сыман. Хәзер инде өйрәнгән хәрефләрне кушып укып карыйк.
– Фы... О... А... Ты...
– Хәзер тизрәк әйт әле.
– Фо-ат...
– Менә, үз исемеңне укый да беләсең инде. Тагын бер сүз өйрәнәсең киләме?
– Килә.
– Менә бу “П” хәрефе була.
– Гел безнең капкага охшаган икән!
– Яле, тагын укып кара. Бу нинди хәреф?
– А.
– Монысы?
– Пы... А. Ә-ә, бергә кушсаң, “апа” була.
– Фоат үскәнем, син миңа менә шулай һәрвакыт апа дип дәшә торган бул. “Кыйгая” димә, яме?
Hosted by uCoz