Казлар сагышы
“Яз аена кергәч әллә нәрсә булды әле, үземне-үзем аңламый башладым”, – диде ап-ак кар төсле ана каз.Сыңар аягында басып торган чуар бүрекле, зур гәүдәле ата каз җавап бирде:
– Бу хуҗаларны да әйтер идем инде, әйбәт кенә яшәгәндә туган авылны ташлап, нигә көз аенда чит-ят җиргә күчәргә?
– Кайчакта кешеләр безне, без аларны аңламыйбыз шул, – дип көрсенеп, җим савытындагы бодайны капкалады ана каз.
– Әтәч белән тавыкларның бер дә борчылганнары сизелми, юкса бергә күчеп килдек бит.
– И, әткәсе, тавыклар уйлый, хәсрәтләнә белмиләр. Шуңа күрә, кайбер булыр-булмас кешеләргә дә “тавык” диләр бит.
Шулвакыт караңгы төн кебек чем-кара әтәч, казларның каңгылдашуына саруы кайнап, унике тавык алдында ирәеп, куначадан егылып төшә язып кычкырып җибәрде:
– Кике-ри-күк!!
Ата каз белән ана каз беразга тынып калдылар. “Ат дагалаганда бака ботын кыстыра инде”, – дип уйлады да ана каз, дәвам итте:
– Былтыр үзебезнең бормаланып-бормаланып аккан Шәбез елгасында ун балабыз белән су коенуларыбыз, аннан соң әкрен генә серләшә-серләшә бодай басуына таба китеп баруларыбыз бүгенгедәй күз алаларымда.
– Күршеләр ни хәлдә яши икән? Мин булмагач, теге Пекин токымлы ата каз бөтен урамга хуҗа булып йөридер инде, – диде ата каз.
– И, син аны бервакыт кызык иткән идең, – диде ана каз аңа кыйгаеп, яратып карап.
– Ничек итеп?
– Хәтерлисеңме, ул елны безнең унөч балабыз булды. Ә аларның өчәү генә иде. Ул көнләшүенә чыдый алмыйча сине чукый башлады. Син аңа уң канатың белән шундый итеп кундырдың: биш-алты мәртәбә тәгәрәп китте, бичаракай.
– Анысы да монысы, яшь чаклар искә төшсә, өзелеп туган якны сагына башлыйм, – диде ата каз.
– Әйтерең бармы, – диде ана каз, – минем дә ашавым тамагымнан үтми башлады. Быел юньләп түл дә җыя алмадым, балаларыбыз булуына да күңелем ышанмый.
– Әллә соң, хуҗаларыбыз иртән урамга чыгаргач, туган авылга юл тотабызмы, – диде ата каз, канатларын кагынып, аларның ныклыгын сынагандай итеп.
– Хуҗаларны ташлап китү дә уңайсыз инде.
– Алар безнең белән исәпләшмиләр ич.
– Кайтып җитә алырбызмы соң, ара шактый ерак бит.
– Канатлар талса, атлап булса да кайтырбыз әле.
– Кайткач нәрсә ашарбыз, кемдә торырбыз? – Илдә чыпчык үлми бит, Ходай җан биргәнгә җүн бирер әле.
– Сиңа ышанам мин, әткәсе.
Ата каз шуннан соң йомгак ясады:
– Алайса, бүген үк тәвәккәллибез. Изге сәгатькә, хәерле юлга!