Йолдыз кашка
– Әнием, нигәдер бу араларда әтием бик моңсу әле.– И, улым, әтиең олыгайды, төс ташлады, шуңа күңеле үсми.
– Ул яшь чагында көчле идеме?
– Әтиеңнең көченә, сылулыгына исе китмәгән кеше юк иде. Син дә ике тамчы су кебек аңа охшагансың, хәтта маңгаеңдагы йолдызың да аныкы кебек ут янып тора.
– Аның урынына көтү башлыгы итеп кемне куярлар икән?
– Андый җаваплы эшкә хуҗа табылыр, улым. Әйтсәм әйтим инде, соңгы елларда безгә тәрбия нык кимеде, әтиең дә шуңа ябыкты, төс ташлады. Техника заманасы бит. Кешеләр, безгә атлар кирәкми дип, бөтен игътибарны сыерларга юнәлттеләр. Юк, сыерлардан көнләшүем түгел бу, алар да кеше кулына карап тора торган җан ияләре. Ә авыл барыбер бездән башка яши алмый. Вак-төяк йомыш өчен дә машина-трактор кумассың бит инде.
– Сыерның сөте күп, анысы, барыбер синекенә җитми, синең сөттән ясалган кымызны кешеләр яратып эчәләр.
– Кешеләр яхшылыкны соңрак аңлыйлар шул. Бер куанычлы хәбәр ишеттем әле, улым.
– Нинди хәбәр, әнием?
– Безнең ата-бабаларыбызны хөрмәтләп, сугышларда һәм тылда күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен аларга һәйкәл салырга уйлыйлар ди.
– Ул һәйкәл кемгә охшар икән соң?
– Анысы мөһим түгел. Салсыннар гына. Син дә, улым, шул һәйкәлгә лаек булырга тырыш.
– Сезнең йөзегезгә кызыллык китермәм, әнием.
– Рәхмәт, улым! Бар, иптәшләрең белән уйна, күңел ач! Минем иртә таңнан эшкә җигеләсем бар. Баскан көе генә бераз йокымсырап алыйм әле...
– Йокла, әнием. Кирәксәм, болыннарны яңгыратып кешнәрсең бер.