Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Үрдәк гыйшкы

Җәй. Челлә. Кояш шулхәтле кыздыра, һич чыдар хәл юк. Лапас күләгәсендә алсу телен бер якка салындырып Актырнак ята. Ишек алдында тагын бер җан иясе – чуар тавык әрле-бирле йөренә.
Кинәт күрше якта нидер кыштырдагандай булды. Чуар тавык уңга-сулга каранып алды да, сак адымнар белән генә тавыш килгән якка таба якынлашты. Зур гәүдәле, яшел түшле үрдәк койма ярыгыннан чуар тавыкка иркәләп кенә дәште:
– Исәнме, күрше! Нишләптер бу араларда шат күңел белән җырлап йөргәнең ишетелми башлады әле.
– Чирләп торам бит, күрше. Нәфесемә булышып күбрәк ашаган идем, ике сарылы зур йомырка салдым, температурам күтәрелде.
Актырнак, минем сездә эшем юк, дигәндәй, икенче якка борылып ятты.
– Иптәшең күренми, кая китте икән, белмисеңме?
– Сер итеп кенә әйтәм, тугыз көндәшем арасында иң яратканы мин аның! Менә хәзер дә әле: “Температура төшерә торган ризык алып кайтам”, – дип чыгып китте, нәрсә алып кайтыр, дулкынланып шуны көтәм.
– Алайсаң, тизрәк сәламәтлән. Көн бераз сүрелгәч, икәү генә төшеп су коенып менмибезме?
– И-и, мин йөзә белмим ич!
– Өйрәтермен, аның нәрсәсе бар?
– Ярар тагын, уйлап карармын әле.
Шулвакыт әтәчнең юлы уңып, кукраеп кайтып килгәне күренде. Ә ата үрдәк мыштым гына үз гаиләсе янына, су буена төшеп китте.
Hosted by uCoz