Җиңү хәбәре
Май ае. Кояшлы көн. Салкынчарак. Әни бакча казый. Җан дустым Дәниф белән без дә булышкан атлы булып кыланабыз. Икебез дә яланаяк. Дәнифнең әнисе Хәдичәттәй чүп-чар яндыра.Бермәлгә табигать тып-тын калды. Карга да каркылдавыннан туктады. Сыерчык та балаларына җим ташымый...
Кинәт бригадир Галимулла абзыйның тыны-көне бетеп йөгергәне күренде:
– Апайлар, сөенче, сугыш беткән би-ит!
Иң элек әни аңына килдеме, әллә Хәдичәттәйме, алар кочаклашып елашырга тотындылар. Мин дә “балавыз сыгарга” уйлаган иде дә, шулчак бакчалар өстендә яшен яшьнәде, күк күкрәде.
Дәниф дустым әйтеп куйды:
– Әйдә, Вәрис, җиңүне котлап бер тәгәрәшеп алыйк!
Икәүләшеп туфракка тәгәрәдек. Бер читтә әнием белән Хәдичәттәй дә тынычланып, елмаеп басып торалар иде.