Авыр йөк
Кышкы каникул вакыты. Сугыштан соңгы авыр еллар. Өйдә мичкә ягарлык бер чыра утын да калмады дисәң дә була.Кичтән сөйләшеп кую буенча, иртүк утынга киттек. Каршы әрәмә безнең авылга ун чакрым чамасы. Өчәүләшеп өшемәскә тырышабыз: Дәниф, Надил һәм мин. Уйнап-көлеп бара торгач, килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Тартырга җиңел булсын өчен, бәләкәй чанага корыган коба талларны төйи торгач (аның бит балтасы да үтәр-үтмәс), төш вакыты җитте. Куенга кыстырып килгән бәрәңге кәтеркәсе белән тамак ялгадык та, кайтырга чыктык.
Көн һаман җылынмаган, сыкы бетмәгән. Озын көйгә көчәнеп җырлаган кеше кебек, чана табаннары ыңгыраша. Ярты юлны үтеп, Ямалы авылына якынлашканда, чанасына печән төягән трактор куып җитте. Кабинада Миргаяз абзый үзе генә. Печән төяүчеләр дүрт кеше, йөк өстендә толыпка төренеп утырганнар.
Миргаяз абзый тракторын туктатып сикереп төште дә, Дәниф белән Надилның йөген трактор чанасы артына шартлатып бәйләгәч:
– Кайнешләр, кабинага утырыгыз! – диде. Ә мин аңа:
– Миргаяз абзыкаем, минем чананы да так инде, үзем җәяү булса да кайтырмын, – дидем. Ул мәңге кызыл борынын җыерып, тешен кысып әйтте:
– Синең йөгең бигрәк олы, аларныкы хәтле ике бар. Трактор тарта алмас!
Аларның авылга кайтып керүләрен күргәч тә, әни минем юлда ялгыз калуымны аңлап, тота-каба каршы йөгергән. Мин дә аны күргәч: “Авыр йөкне трактор тарта алмаса да, әнием булышыр әле!” – дип, сөенеп киттем.