Барый Ислам

Кыска хикәяләр, шигырьләр

Тун һәм тон

Бишенче класста укыган чагыбыз. Январь урталары. Кырлач суыгы. Иске мичкә күпме яксалар да мәктәп җылы тотмый. Күп очракта, артык суык чакта, язу дәресләре керми иде. Бүген беренче дәрес – рус теле. Ул фәннән Рәйсә апа укыта. Үткән дәрестә И.А.Крыловның “Чикерткә һәм кырмыска” дигән мәсәлен ятлап килергә кушылган иде. Сөйләгәннәрнең кайберләре “дүртле”, бер-икесе “бишле” алды. Чират Дәнифкә җитте. Ул бер идәнгә, бер түшәмгә карый-карый шәп-шәп сөйләп эшен тиз бетерде. Рәйсә апа аңа карап:
– Син, Нәбиев, тырышып ятлагансың, ләкин тоның начар, шуның өчен “өчле” генә куям, – диде.
Апа, бүген билге куймый торыгыз инде! Иртәгә абыйның яңа тунын киеп киләм, шунда куярсыз! – диде Дәниф, иске тунының җиңе белән борын астын сөртә-сөртә.
Hosted by uCoz